Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары уку йортына кабул итү яңача була?

Фән һәм югары белем министрлыгы 2024 елда вузларга кабул итү кагыйдәләре турында боерык проектын әзерләде, дип яза «Российская газета».

Проектны әзерләүчеләр документларның кәгазь нөсхәләре урынына дәүләт мәгълүмат системаларында яки «Дәүләт хезмәтләрендә» аларның электрон раслауларын гына куллана башларга тәкъдим итә. 

Югары уку йортлары сайтларында конкурс исемлекләре документларны тапшыруның беренче көненнән үк сәгать саен яңартылачак. Яңа онлайн-сервис рейтингта үзеңнең позицияңне һәм кайсы вузга укырга керү шансыңның күбрәк булуын күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.
Абитуриент элеккечә биш вузга биш төрле юнәлешкә гариза бирергә мөмкин. 

"Яңа кагыйдәләр югары уку йортларына да, булачак студентларга да керү кампаниясе кебек борчулы чорның бөтен процессын сизелерлек гадиләштерәчәк, — дип билгеләп үткән Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Дарья Кирьянова. Хәзер абитуриент даими рәвештә үз позицияләрен күзәтеп тора һәм, югары уку йортын сайлаганда, үз шанслары белән грамоталы эш итә ала", ди ул. 

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев