Кәҗә сөте витаминнарга бик бай
Кәҗә сөтендә кеше организмы өчен кирәкле 40 ка якын биологик компонент бар.
Ул А, С, В1, В2, В6, В12 витаминнарына бай.
Кәҗә сөте ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген, матдәләр алмашын, кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, ир-атларның җенси сәламәтлеге өчен файдалы. Кәҗә сөтендә калий күп, шуңа ул йөрәк-кан тамырлары системасына ярдәм итә.
Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга файдалы. Кәҗә сөтендәге тимер, сыер сөтендәгегә караганда, яхшырак үзләштерелә. Ул бавыр авыруларыннан булыша.
Инфекцияле авырулар (энцефалит, бруцеллез) йоктырудан саклану өчен, кәҗә сөтен кайнатып эчәргә кирәк.
http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/k-ste-vitaminnarga-bik-bay
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев