Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадерле лениногорскилылар! Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы!

Сезне ихлас күңелдән Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләремне җиткерәм.

 

Узып баручы ел безне берләштерде һәм чыдамлылыкка, сабырлыкка сынады. Лениногорск районында битараф булмаган, эш ярата торган, авырлыкларны җиңә белүче халык яшәгәнен тагын бер кат исбатладык. Киләсе елда без ирешелгәннәрне ныгытып кына калмыйча, билгелеләнгән юнәлешне дәвам итәргә, һәрберебезнең тормышын уңайлырак итәргә тиешбез.

Яңа ел төнендә сәгать уклары уникене сукканда һәрберебез теләк тели. Быел барыбыз өчен дә бер теләк – тизрәк тынычлык урнашсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән мобилизацияләнгән лениногорскилыларны котлыйбыз. Тизрәк өйләренә, туган ягыбызга кайтуларын телибез. Ватаныбызны саклау өчен алгы сызыкта булучыларны да бәйрәм белән!

Катлаулы вакытта читтә калмыйча ярдәм кулы сузучыларга – волонтерларга, шәһәр һәм район халкына, предприятие-оешма җитәкчеләренә – барысына да зур рәхмәт.

2022 елда Лениногорскида халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына, шулай ук цифрлаштыру елына багышланган чаралар узды. Мөһим социаль-мәдәни һәм инфраструктура объектлары ачылды, юллар яңартылды, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонтланды. Лениногорск районы спорт-туристлык маршрутын төзекләндерү өчен Бөтенроссия грантын отты.

Бары тик уртак тырышлык белән генә без билгеләнгән  эшләрне гамәлгә ашырабыз һәм килеп туган авырлыкларны җиңәчәкбез. Хөрмәтле лениногорскилылар! Яңа ел сезнең йортыгызга, өегезгә шатлыклар гына алып килсен. Исәнлек, күңел тынычлыгы телим,, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәргә язсын. Яңа ел белән!

Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев