Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайбер даруларны эчкәннән соң автомобиль йөртү исерек хәлдә рульгә утыруга тиңләштереләчәк

Игътибарны начарайта, мәлҗерәйтә, гомумән, организмга таркаулык кертә торган дарулар эчкәннән соң автомобиль йөртү исерек хәлдә рульгә утыруга тиңләштереләчәк.

«РИА Новости» хәбәренә караганда, бу җәһәттән закон проекты әзерләнгән. Бу – дарудан «исерүчеләр»гә дә җәза чарасы кертеләчәк, дигән сүз.

Наркотик яки психотроп матдәләргә кермәгән дару эчеп «сәрхушләнгән» йөртүчеләргә  моңарчы җаваплылык каралмаган иде әле. Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев әйтүенчә, мондый дарулар исемлеге Хөкүмәт карары белән расланачак.

Аңа авыртуны баса торган, эпилепсиягә каршы препаратлар, йокы дарулары, тынычландыргыч дарулар кертелергә мөмкин.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев