Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайберәүләрнең пенсияләре 1 майдан артачак

Матди ярдәм аеруча мөһим.

1 майдан I группалы инвалидлык һәм 80 яшьлек пенсионерларга теркәлгән түләүләрне икеләтә арттырачаклар, дип хәбәр итте Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб «Прайм»агентлыгы белән әңгәмәдә. Яңа кагыйдәләр инвалидлык алган яки 2024 елның апрелендә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән кешеләргә кагылачак.

«Бу категорияләр өчен 1 майдан түләүнең беркетелгән өлеше артачак. Хәзер ул 8 907,70 сум тәшкил итә, ә соңыннан ике тапкырга артачак», — дип сөйләде депутат.

Аның сүзләренчә, мондый матди ярдәм өлкәннәр һәм инвалидлар өчен аеруча мөһим, алар дәвалануга һәм тернәкләндерү чараларына шактый чыгымнар тоталар. Эксперт шулай ук түләүләрне арттыру өчен өстәмә документлар тапшырырга яки дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячагын ассызыклады.
 

 https://shahrikazan.ru

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев