Калфакларга күңел җылысы салынган
Минем өчен җаннарын бирергә әзер торган кешеләрнең кадерен белергә өйрәтте мине тормыш, ди шәһәребездә яшәүче Розалия Гардиева.
Берсеннән-берсе матур, һәркайсы үзе бер сәнгать өлгесе булган калфаклар ясау остасы Розалия Гардиева үзенең кул эшләрен бары тик бүләк итеп кенә бирә.
“Миннән күп тапкырлар калфакларымны сатып алырга тәкъдим итүчеләр булды. Мин аларны бөтен күңелемне биреп, дөньямны онытып ясыйм бит. Башта чираттагы калфакны ничегрәк ясармын, бизәкләре нинди булыр дип күңелемнән генә уйлап йөрим. Аннары шул бизәкләү әйберләрен сайлап-эзләп, кибеттән-кибеткә йөрим. Үземнең тизрәк калфакны ясау эшенә керешәсем килә. Ниһаять, бөтенесе дә әзер булгач, җан җылымны салып калфаклар ясарга керешәм. Кайвакыт көне буе башымны күтәрмичә ясыйм. Минем өчен калфакларымны акчага сатып бирү – үз балаңны сатып җибәргән кебек ул”,- ди Розалия ханым.
Розалия Гардиева бала кадерен, аның гомере өчен көрәшүнең нәрсә икәнен белә. Туганлык җепләрен өзмичә саклап, буыннан-буынга мирас итеп тапшыру да, үзе үскән гаиләнең иң зур кыйммәте булган.
Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Розалия Гардиеваны үзешчән сәнгатьтә катнашучы җырчы-биюче буларак та, бик күпләргә таныш кеше. Үз иҗат төркемнәре белән алар шәһәрдәге хәйрия чараларында даими катнашалар.
Өлкәннәрнең реабилитация үзәгенә, Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына билгеле бер эзлеклелек белән барып йөриләр. Бу очрашулар концерт күрсәтү белән генә чикләнми. Гадәттә, мондый җирләрдә, аеруча картлар йортында яшәүчеләр гап-гади генә аралашуны да бәйрәм сыман кабул итә. Розалия ханым йөргән “Сүнмәс ялкын” ансамбле шушындый бәйрәмнәрне оештыручы төркем дә.
Розалия ханымның шул төркемгә килеп кушылуының үз тарихы да бар. “Мин кайда гына яшәсәм дә, кем булып эшләсәм дә үзешчән сәнгатьтән читтә калмадым. Бәләкәй чагымнан ук җыр-бию ярата идем, бу безнең гаиләдән килә. Мине тудырган Гәзәлия әнием колхоз фермасында эшләде. Аның бер гадәте бар иде, эштән арып кайтып керүенә, стенага эленгән радиодан берәр төрле дәртле көй ишетелсә, биергә керешә иде. Билгеле, аңа карап без дә кушылабыз. Гәзәлия әни авыл клубында эшләгән театр түгәрәгенә дә йөрде, аңа спектакльләрдә гел баш рольләрне башкарырга туры килә иде. Эштән ничек кенә арып-талып кайтмасын, барыбер театр түгәрәген ташламады. Без балаларны алар куйган спектакльләргә кертми иделәр. Әмма үзебезнең бервакыт ничектер җаен табып, тәрәзәдән карап торганыбызны хәтерлим әле”,- ди ул.
Лаеклы ялга чыккач үзешчән сәнгатьтә катнашу теләге тагы да арта төшкән Розалия ханымның. Ул шәһәр Мәдәният сараенда булган бәйрәм чараларына, концертларга, аларның берсен дә калдырмыйча йөри башлаган.
“Берчак шулай үзешчәннәр концерты карап утырганда, янәшәмдә утырган хатын-кызга эх, мин дә йөрер идем шунда дип куйдым. Ул үзе дә үзешчәннәр төркеменә йөрүче кеше булып чыкты. Менә шулай “Сүнмәс ялкын” коллективына кереп киттем”,- ди Розалия ханым.
Калфаклар ясауга керешү дә нәкъ шул вакытта башланган. Ансамбльнең сәхнә костюмнары туры килерлек килешле калфаклар ясау теләге туган аның күңелендә. Бүгенге көндә ансамбльдә җырлаучы ханымнарның һәрбер киеменә туры килерлек калфаклары бар.
Исламия Галимова.
фотолар: шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев