Камилә Вәлиевага шәхси турнирда чыгыш ясарга рөхсәт бирделәр
Спорт арбитражы суды (CAS) соңгы карарында 15 яшьлек татар кызын аклап чыкты.
Шулай итеп, Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваны Олимпия уеннарында чыгышларын дәвам итә алачак.
Әлеге эш буенча Арбитрлар итеп итальян Фабио Юдика, американ Джеффри Бенц һәм словен Весна Бергант Ракочевич билгеләнгән иде. Тыңлаулар якшәмбе көнне Мәскәү вакыты буенча 15.30да башланып, барлыгы 4,5 сәгать дәвам итте.
Шулай итеп, Камилә 15 һәм 17 февральдә шәхси ярышта чыгыш ясый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев