Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсионерлар һәм хәрбиләргә 2022 елда машина сатып алу өчен ташламалы кредит бирәләр

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ташламалы автокредитлар программасын быел ук киңәйтергә ниятли, аңа пенсионерлар һәм хәрби хезмәткәрләр өстәлә.

 

Ведомство башлыгы Денис Мантуров шулай дип белдергән. Бу хакта РИА Новости яза.

Министр автосәнәгатькә ярдәм итү форматы даими камилләшә баруын әйтеп узды. Ул хәзерге вакытта агымдагы бюджет кысаларында соңгы тәкъдимнәр әзерләнүен белдерде.

Элегрәк мондый тәкъдим белән «АвтоВАЗ» президенты Максим Соколов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер автомобильләргә ихтыяҗ кискен төшкән, шуңа күрә аны сатып алуны кичектерүчеләргә тиешле социаль ярдәм күрсәтергә кирәк.

Ташламалы автокредитлар программасы шартлары быел үзгәрде – ташлама уннан 20 процентка кадәр артты (Ерак Көнчыгыш федераль округы өчен 25 процент дәрәҗәсендә сакланды), ә ташламалы автокредит бирүгә туры килгән автомобильнең бәясе 1,5 миллион сумнан ике миллион сумга кадәр артты.

Бу тәкъдим кимендә бер балигъ булмаган баласы булган гаиләләргә, медицина хезмәткәрләренә һәм укытучыларга, шулай ук беренче тапкыр транспорт чарасы сатып алучыларга бирелә. Моннан тыш, шартлар алты елдан күбрәк йөргән (кимендә 1 ел шәхси милек саналган) автомобильне трейд-ин аша тапшыручыларга кагыла.

 https://tatar-inform.tatar/news/pensionerlar-ham-xarbilarga-2022-elda-masina-satyp-alu-ocen-taslamaly-kreditlar-birelacak-5861895

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев