Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Капка төбен җыйганмы? Без белгән һәм белмәгән штрафлар яный

Бүген авыл җирендә дә койма буендагы кычытканны чабудан алып, тавык-чебеш, хәтта этләрне урамда йөртүгә кадәр, күбебез белеп тә бетермәгән кагыйдәләр бар. Аларны үтәмәгән өчен штрафлар да каралган.

1.Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, йорт яны территорияләрен карап тору муниципаль хакимият органнары вәкаләтләренә керә. «Тышкы төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, шәхси торак йорт территорияләрен һәм хуҗалыкка терәлеп торган җирләрне тәртиптә тотуга йорт хуҗалары җаваплы. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә кисәтү яки штраф яный. Гражданнар өчен ул – 2–2,5 мең сум, вазыйфаи затларга – 15–35 мең сум, юридик затларга  200–500 мең сум тәшкил итә», – диелә хәбәрдә.

Капка төбеннән ерак китмичә, урам ягында озак яткан ком, такта ише төзелеш материаллары өчен дә шундый ук җәза бар.

2.Быелның 1 мартыннан Татарстанда этләрне карап тоту һәм урамга алып чыгуга бәйле таләпләр дә гамәлгә керде. Аның нигезендә, дүрт аяклы дусны урамга муенчаклы бау белән генә алып чыгарга ярый. 14 яше тулмаганнарга эт белән урамда йөрү, гомумән дә, тыела. Йорт хайваны асраучылар эш көннәрендә – 22.00дән 06.00 сәгатькә кадәр, ялларда исә 22.00дән 09.00 сәгатькә кадәр тынлык тәэмин итәргә дә тиеш.

3.Авыл җирендә күпләр үстерә торган ипомея үрмәгөле дә баш бәласенә әйләнмәгәе. Быелдан ул мәк, шалфей кебек үсемлекләр белән беррәттән, тыелганнар исемлегенә кертелде. Бакчада үсенте саны уннан артып китсә, физик затларга 5 мең сумга кадәр штраф яный. Ә йөздән артык тыелган гөл үстерүчеләрне ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Билгеле булганча, бакчадагы балтырган өчен дә халыкка 5 мең сумга кадәр штраф яный.

4.Транспорт чарасын торак пункттагы яшелләндерелгән территорияләрдә (газон, чәчәк бакчалары, табигый үсемлекләр), балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннар йөртү урыннарында, йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданнарында калдырырга ярамый. Моның өчен гражданнарга – 2–3,5 мең сум, вазыйфаи затларга – 5–20 мең сум, юридик затларга 50–100 мең сум күләмендә штраф яный.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140555/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев