Каратэ турнирында лениногорскилылар призлы урыннар яулады
Каратэ көрәше буенча бер-бер артлы, шактый дәрәҗәле ике турнир булып узды. Лениногорскиның Буслаев Додзе каратэ мәктәбендә шөгыльләнүче балалар, аларның икесендә дә, үзләренең җиңүгә булган көчле омтылышларын, чыдамлы һәм мондый бәйгеләргә әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
Көрәш бәйгесенең берсе – Евразия Чемпионаты Туймазы шәһәрендә булды, әлеге ярышларда Лениногорск көрәшчеләре Ярослав Герасимов, Ранис Җиһаншин, Радмир Мухтасаров – алтын, Альфред Нотфуллин – көмеш медальләрне яулап алуга ирештеләр.
Ярышларда каратэне үз итүче кыз балалар да катнашты, күбесе югары күрсәткечләр белән дәлилләде. Лениногорск кызы София Сәлимгәрәева турнирның алтын медаленә лаек булды.
Евразия Чемпионатыннан бер көн генә алдарак, башкалабыз Казанда Россия Беренчелеге һәм Чемпионаты ярышлары башланган иде. Анда исә каратэнең Ката һәм Сэмпай дисциплиналары буенча кызу көрәш ике көн дәвам итте.
Ката буенча барган бәйгедә безнең Адель Хаметов, Руслан Насибуллин, Артем Ильин икенче урыннарга ия булдылар. Ә Сэмпайлар арасында Ирина Буслаева һәм Руслан Насибуллин алтынны алуга иреште, Яна Микулова,Вера Сакулина, Роберт Вахитов, Адель Хаметов, Эдуард Вахитов – бронза призерлар.
https://pixabay.com/ru/ фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев