Кардиолог: Ковидтан соң йөрәк-кан тамырлары авырулары бер ел узгач та барлыкка килә
ҖӘМГЫЯТЬ

Кардиолог: Ковидтан соң йөрәк-кан тамырлары авырулары бер ел узгач та барлыкка килә

Ковид белән авырган кешедә, хәтта бер елдан соң да йөрәк-кан тамырлары системасының яңа патологияләре барлыкка килергә мөмкин.

«Өзлегүләр нәкъ менә йогышлы процесс яки госпитализация вакытында барлыкка килә дип фаразлау ялгышлык. Кызганычка, патология ковидтан соңгы чорда да барлыкка килергә мөмкин», – дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстанның баш кардиологы Зөлфия Ким.

Аның сүзләренчә,  йөрәк-кан тамырларында яңа авыруларның 5-10 проценты авырганнан соң 3-6 ай эчендә барлыкка килә.

«Ковидтан соң өзлегүләрнең иң күп таралганы - яңа артериаль гипертония. Бу очракта нәрсә эшләргә кирәк? Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә, бу узар дип өметләнергә ярамый. Теләсә кайсы очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде Зөлфия Ким.

https://tatar-inform.tatar/news/kardiologkovidtan-son-iorak-kan-tamyrlary-ozlegulare-ber-eldan-son-da-barlykka-kila-5854963

https://pixabay.com/ru/


Кардиолог: Ковидтан соң йөрәк-кан тамырлары авырулары бер ел узгач та барлыкка килә

Нет комментариев