Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Категория булмау лениногорскилының кесәсенә нык сугачак

Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары чираттагы рейд үткәргәндә документларны тикшерү өчен ЗИЛ-131 автомашинасын туктаткан.



Машина йөртүче аларга юл кәгазе, автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү һәм машина йөртү таныклыгын күрсәткән. Документларны тикшергәндә, юл-патруль хезмәте инспекторы билгеләп үткәнчә, ир-атның авыр йөк машинасын йөртергә хокук бирүче “С” категориясе булмаган,  ул бары тик җиңел автомобиль йөртергә рөхсәт бирүче “В” категориясенә генә ия булган.

Билгеле, тиешле категориясез йөк машинасы руле артына утыручыга карата беркетмә төзелгән. Әмма бу гына түгел, автоинспекторларның сүзләренә караганда, тиешле категориясез йөргән өчен штрафтан тыш, машина йөртүчене транспорт чарасы белән идарәсеннән мәхрүм итү  һәм машинасын  штрафстоянкасында тоткарлау шикелле җәза да көтә.

Ә бу өстәмә акчалата чыгымнар, чөнки транспортны штрафстоянкага эвакуацияләгән очракта  тагын 5 мең сум штраф түләргә  кирәк, стоянка хезмәткәрләре эвакуация һәм саклаган  өчен квитанция язачаклар. Моңа өстәп, штрафстоянканың һәр көне тагын 1 мең сум тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев