Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан дары заводындагы янгыннан соң ике кеше хастаханәгә озатылган

Казан дары заводындагы янгыннан соң ике кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иткән «Татар-информ» га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Төрле дәрәҗәдәге зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсенә һәм Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатылды», - дип сөйләделәр ведомствода.

Урында 2 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 1 һәлакәт медицинасы бригадасы эшли.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Казан дары заводында янгын чыккан. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аның техноген сәбәпләре бар, ә көчле тавыш басымны төшерү системасының эшләве аркасында килеп чыккан.

 

https://tatar-inform.tatar/news/kazan-dary-zavodyndagy-yangynnan-son-ike-kese-xastaxanaga-ozatylgan-5922177

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев