Аны бирегә өстәмә экспертиза үткәрү өчен китергәннәр.
Май башында Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм оештырган Илназ Галәвиевне Мәскәүдән Санкт-Петербургка күчерделәр.
ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, Галәвиевне бирегә өстәмә экспертиза үткәрү өчен китергәннәр.
Шунысын да искәртик: 11 майда Илназ Галәвиев Казан мәктәбенә кораллы һөҗүм оештырды, нәтиҗәдә 9 кеше һәлак булды, 23е яраланды. Һәлак булучыларның күбесе – балалар.
Нет комментариев