Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан командасы «Россия лидерлары» бәйгедә җиңү яулады

Казанның идарәчеләр командасы сезонның алтынчы «Россия лидерлары. Команда» бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшылары исемлегенә керде.

Шәһәр мэриясе командасы Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән җыелган меңләгән көндәшләрен узып китеп, «Дәүләт идарә командалары» номинациясендә җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүдә «Россия» үзәгендә узды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан катлаулылык дәрәҗәсе буенча теләсә нинди бурычларны хәл итә алырлык идарәче кадрлар тупланган җирлек булды һәм шулай булып кала да. Без хезмәттәшләребезнең Россия күләмендә янәдән югары статусларын раслаулары белән горурланабыз һәм бу лаеклы җиңү шатлыгы белән уртаклашабыз. Аларның лидерлык сыйфатлары һәм тәҗрибәсе Казан, аның халкы файдасына илнең югары тизлектә үсә торган шәһәрләренең берсе буларак абруен ныгытуга хезмәт итәчәгенә ышанычым зур», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Бу сезонда Россиянең 89 төбәгеннән һәм 66 чит илдән килгән 15 мең 79 команда иң яхшылары исеме өчен көрәшкән. Финалга бары тик 280 коллектив кына чыга алган. Җиңү күп баскычлы бәяләү системасы аша яуланган: максатка ирешү юлында дистанцион этаплар, тестлар, онлайн-ярымфиналлар һәм катнашучылардан шулай ук физик, оборонога һәм хезмәткә әзерлекләре соралган нормативлардан торган сынаулар үтелгән.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев