ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда 15 млн. сумга 2 сумлык тәңкә саталар

Казанда яшәүче 2003 елда чыгарылган 2 сумлык номинал тәңкәне 15 млн сумга сата.

Сайтларның берсендә бастырылган тасвирламага караганда, әлеге тәңкә сирәк санала, аның тиражы 15 мең данә тәшкил иткән.

"Базар бәясе 30-40 мең сум икәнен мин беләм.  Сатып алучыны көтәм", - диелә тасвирламада.

Сатучы тәңкә оригиналь дип ышандырды, һәм хәтта кирәк булганда тиешле тикшерү үткәрергә ризалыгын белдергән.

 

Татар-информ

 


Нет комментариев