Казанда пластификацияләнмәгән поливинилхлоридтан (НПВХ) профиль инновацион производствосын эшләтеп җибәрделәр.
Ул канализация челтәрләренең искергән участокларын торгызу өчен кирәк.
Метод траншеясыз спираль-навив технологиясе ярдәмендә эшли. Аны эшләү белән «РГК» компанияләр төркеме шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Төзелеш министрлыгы.
Яңа ысул проблеманы бетерү вакытын шактый кыскартачак — сигез айдан бер айга кадәр. Метод канализация агымын сүндермичә генә коммуникацияләрне ремонтларга мөмкинлек бирә, бары тик ишелгән юл участогын гына ачып эшлиячәкләр. Шулай ук чыгымнар да кимиячәк: 350 миллион урынына 250 миллион сум кирәк булачак.
Нет комментариев