Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенә Швейцариядә өч көн

Табигать әкренләп көзгә кергән мизгелдә иремнең Самарада яшәүче ир туганы никахлашкан кызы белән шәһәребезгә килергә теләк белдерде. Әлбәттә, каршы килмәдем. Интернет челтәре аша аралашу күрешүне алыштыра алмый бит. Очрашуга, миннән бигрәк, ирем ныграк куанды. 12 ел күрешмәгәннәр бит алар. Әлбәттә, хәзер техника заманы, аралашыр өчен кәрәзле телефон бар, диярсез. Әмма,...

Табигать әкренләп көзгә кергән мизгелдә иремнең Самарада яшәүче ир туганы никахлашкан кызы белән шәһәребезгә килергә теләк белдерде. Әлбәттә, каршы килмәдем. Интернет челтәре аша аралашу күрешүне алыштыра алмый бит.


Очрашуга, миннән бигрәк, ирем ныграк куанды. 12 ел күрешмәгәннәр бит алар. Әлбәттә, хәзер техника заманы, аралашыр өчен кәрәзле телефон бар, диярсез. Әмма, кызганыч ки, алар сөйләшә белми, тумыштан телсезләр.
Ниһаять, көтеп алынган көн килеп җитте. Кунакларны вокзалдан каршы алдык. Чәйләр эчеп, кайда язып, кайда кул белән ишарәләп аралашкач, шәһәр белән таныштырырга алып чыктык.
Түбән сулык, Урман паркы янындагы күл буе, "Ихлас" мәчете тирәләрен урап кайтканнан соң, кунакларыбыз хис-кичерешләре белән бүлеште. Шуларны укучыларыбызга җиткерәсем килә.
"Лениногорск шәһәренә килгәнче, иң элек аның белән Интернет челтәреннән таныштым. Төзелү тарихы, истәлекле урыннарын карап, әллә ни искитәрлек дип тапмаган идем. Әмма шәһәргә килгәч, фикерем үзгәрде. Мондагы яшеллекнең шулкадәр күп булуы мине таң калдырды. Машиналар тулы Самара урамында, күкрәк тутырып, һава сулап булмый шул. Ә мондагы рәхәтлекне, һаваның тәмлелеген аңлатып бетереп булмый. Чыннан да, Интернетта фото астына берәүнең "Лениногорск - икенче кечкенә Швейцария" дигән шәрехләмәсе (комментарий) белән тулысынча килешәм. Машиналарның да "бөке" тудырмыйча йөрүе уңайлы, иркенләп юл аша чыгарга була".
Русланның кызы Эльзаның шәһәребезгә беренче генә килүе түгел икән. Ул 3-4 ел элек бер курста укыган иптәш кызына кунакка кайткан булган. Экскурсия ясагач, шушы вакыт эчендәге аерманы сизәргә дә өлгерде кунак кызыбыз.
"3 ел элек шәһәр безне куе ябалдашлы топольләре белән каршы алса, быел агачлар сирәгәйгән. (Чайковский урамында карт агачлар киселде). Юллар йөрерлек хәлгә китерелгән. Ишегалларында матур-матур балалар мәйданчыклары барлыкка килгән. Минем өчен иң кызыклысы - һәйкәлләрнең күбәюе. Бу яктан, Лениногорск ниндидер бер тарихи шәһәрне хәтерләтә. Санкт-Петербургта, Грециядә булганым бар. Әмма аларны сезнең шәһәр белән чагыштырып булмый. Тик сездә матурлыкны күрә белмиләр, бөтен җирдә чүп", - дип бәяләде Эльза. Соңгысы өчен кунаклар алдында үземә дә оят булды.
Өч көн бик тиз үтеп китте. Шулай да кунакларны Урман паркы, күл буйлары, Ротонда, Геройлар аллеясы һәм башка күп матур урыннар белән таныштырырга өлгердем. Руслан фотога төшерергә ярата икән. Шуңа шәһәребезнең һәр почмагын фотосурәткә төшерергә ашыкты. Самарага кайтып киткәч, берничә көннән соң Русланның сайтында "Кечкенә Швейцариядә 3 көн" дип аталган фото һәм видеоальбомны күреп, кунакларның шәһәребезне ошатуына сөендем.
Без дә авылда яшәдек
Рафик ШӘЯХМӘТОВ
Балачагым сугыш елларына туры килде. Шуңа, 12 яшь тулу белән, Иске Шөгер авылы малайлары һәм кызлары белән көчебез җиткән кадәр колхозда эшләдек.
Иске Шөгер авылында өч мәктәп булса да, белем алу бәхете тимәде. Мәктәпнең берсендә - ун, икенчесендә җиде сыйныфка кадәр укыйлар. Мәктәпнең икенчесе мәчет-мәктәп дип аталды. Чөнки ул сүтелгән мәчет материалларыннан төзелгән. Өченчесе мунча-мәктәп дип йөрде. Анысын байларның мунчаларын сүтеп салган булганнар. Без әнә шул мәктәпнең IV сыйныфын гына бетерергә өлгердек. Шуннан эшкә йөртә башладылар. Җәй айларында колхоз көтүенә дә, башка эшкә дә йөредек. Кыш көннәрендә, бабайлар кушуы буенча, ферма малларын карадык, буш вакыт булмый иде. Авылда сыер, сарык, дуңгыз фермалары, кош фабрикалары бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск

2
X