Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Кендеге белән җиргә береккән» дигәнне ишеткәнегез бармы? Менә шундыйлардан без...

Тоягын-аягын да, чәркәсен дә әрәм-шәрәм итәсе килми 2-3 ел буе тәрбияләп асраган малыңның.

Холодец-дерелдәвек-калтыравык ясадым әле. Эше күп инде: аякларны өтәсе, кырасы, тимер мунчала белән юасы, пешекләп түгәсе, 3-5 сәгать кайнатасы, мясорубкадан чыгартып, тәмләткечләр, суган, сарымсак салып тагын бер сәгать тирәсе кайнатасы, савытларга бүләсе...

Безнең якта итне итчеләр 520-530 сум белән алып китә, ә үзең сатып алучы тапсаң, 550-560ларга сатасың инде. Үпкә-бавыры, башы-теле, йөрәге үзеңә кала. Сатып алучыга зур гына йодрык хәтле итең 550 сумга кыйммәтрәк тоела. Әлмәт, Азнакай якларында ит бәясе югарырак – баерак, нефть яклары бит.

Ике ел үстердең ди, әле ике ел гына үсми ул, озаграк. Кара исәп белән исәпләп карыйм әле, математик булмасам да. Суеп саткач, үгезең 150 меңлек булды, ди. Ике елда – 24 ай. 150000 : 24 = 6250. Аена 6250 сум керем керә булып чыга чтоль!? Әле 3-4 ай эчкән сөтен, авызына кергән печәнен, фуражын санамыйча. Анысын санасаң, акчага салып, чыгымга асраган кебек... Үз хезмәтеңне санамыйсың инде – тиеш, үзебез сайлаган язмыш.

Авыл халкы мал асрарга тиеш, сыерсыз яшәп буламыни соң, дигән фикерләр искерә бара. Әле безнең урамда узган елда йорт саен 7-9 ар сыер иде. Ә бүгенге көндә кимеде: кайбер күрше-тирә бөтенләй тотмый, кайберендә максимум ике баш кына.

Беренчедән, олыгаябыз. Икенчедән, өстендә каймагы мөлдерәп торган сөтеңнең бәясе 30-32 сум тирәсе. Кибеттә 80-100. Өченчедән, азык сатып алып, сөт тапшырудан файда юк, шул үзләренең җирләре булып, печәнен, кормосмесьны үзләре үстерсә генә. Аааааай, алай үстерсә, бөтенләй дә кыйммәткә төшәәәәәәәәә: техникасын алырга, яңасына көч җитми, запчасте атлаган саен, соляры, нервысы...

Авыр, дусларым, авыл хуҗалыгында хезмәт куярга. Теге өй түбәсендәге сумалага ябышкан саескан хәлендә: башын алса – койрыгы ябыша, койрыгын алса – башы...

Ник соң шунда интегеп, җәфаланып, нервы әрәм итеп эшлисез, дигән сорау туарга мөмкин. Миндә дә туа ул. "Кендеге белән җиргә береккән" дигәнне ишеткәнегез бармы? Менә шул. Шундыйлардан без...

Ирина Хәмидуллина, Чистай районы


 https://shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев