“Керчь психопатлары“ бөтен ил буйлап үрчемәсме?
17 октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллияттә булган фаҗига турындагы хәбәр интернет челтәрендә яшен тизлеге белән таралды. Башта уку йорты ашханәсендә газ шартлаган дигән мәгълүмат пәйда булды. Ул арада башына маска кигән кораллы кешеләр көллият студентларын атып йөри дигән куркыныч вариант тәкъдим ителде.
Уку йортына таба гаскәри көчләр тартылуы турында яңалыклар да күренә башлагач, хәлнең җитди икәне аңлашыла иде инде. Бина бөтенләй газлаштырылмаган булган, анысын да сәгате-минуты белән белдек. Әле рәсми хәбәрләр күренгәнче үк, Россиягә бик үк дус булмаган ресурсларда инде канлы туйның төп хәрәкәт итүче көче Владислав исемле 18 яшьлек студент икәне турында хәбәр иттеләр. “ВКонтакте“ челтәрендәге Владислав Рейх псевдонимлы бер егетне эзләп табып, аның нацист карашлы рус патриоты, Новороссия тарафдары булуын бәян итеп өлгерделәр. Җинаятьне эшләгән Владислав Росляковның чын аккаунты дип уйланган бит тә табылды, тик ул анда 2014 елдан бирле кермәгән икән инде. Имеш-мимешләр берсе өстенә берсе өстәлеп куерган сәгатьләрдә, кичкә таба рәсми хәбәрләр ишетелә башлады. Россия лидеры балалары һәлак булган гаиләләрнең кайгысын уртаклашты, террор акты дип ачылган җинаять эшенең атамасы тиз арада “икедән артык кеше үтерү“ дигән исемгә алыштырылды. Җинаятьнең картинасын аның шаһитлары авызыннан сөйләттеләр.
18 яшьлек Владислав Росляков дигән егет күптән түгел генә “Бекас“ маркалы ау мылтыгы сатып алган, шартлаткычлар ясау белән мавыгуы турында да сабакташларына сөйләгән булган икән. Иптәшләре аның мактануларына әллә ни игътибар итмәгән. Имештер, Владның укытучыларына үче дә булган. Менә шул егет төшке сәгатьләрдә җилкәсенә ике рюкзак һәм карабин асып, көллияткә килгән, металлэзләгеч аша үтеп, икенче катка күтәрелгән һәм үзенең кара эшен башлаган. Җинаять алдыннан гына 150 патрон да сатып алган егет үзен оста үтерүче кебек тоткан: кабинетларга кергәнче, үзе ясаган гранаталарны ыргыткан, аннан соң мылтыктан вәхшиләрчә ут ачкан. Бу юллар язылганда, корбаннар саны 21гә җитте дигән хәбәрләр бар, яраланучылар саны 50гә якын. Үзенең масштабы белән Американың Колумбус шәһәрендәге мәгълүм фаҗигане узып киткән җинаять турында кыскача мәгълүматлар шундый.
Җинаятьченең үзенә инде сүз биреп булмый, чөнки ул соңгы патронын үзенә дип саклаган. Аның мәете икенче каттагы китапханәдән табылган. Шуңа күрә үтерешнең мотивлары әлегә тулысынча диярлек сер булып кала бирә. ФСБ генерал-майоры Александр Михайлов егетне психопат дип атый, үзеннән алда булган массакүләм үтереш очраклары белән рухланып, шундый җинаятькә таба атлаган дип бәя бирә. Социаль челтәрләрдә һәм үтереш турындагы хәбәрләргә язылган кайтавазларда Керчь иттурагычын теракт дип бәяләүче, дөреслекне бездән яшерәләр дип санаучы россиялеләр саны бик күп. Аңлашыла инде: рус патриотлары һөҗүмне Украина ягы оештырды дип кызалар. Пропаганда шаукымы белән агуланган гади обывательләрнең шундый нәтиҗәгә килүләре гаҗәп түгел түгелен, әмма 2014-2016 елларда Кырымда прокурор булып торган, хәзер Дәүләт Думасы депутаты кәнәфиендә утыручы мәшһүр Наталья Поклонская үзенең “ВКонтакте“дагы битендә, ярсып, террор һөҗүме оештырылды, адәм актыклары безнең үзебездән үч ала алмагач, балаларыбызны үтерделәр дип раслый. Россия җәмгыятендә Украинага карата оештырылган нәфрәт һәм үч хисләреннән әнә шулай итеп пар чыга.
Беренче игълан ителгән рәсми нәтиҗәләр дә бик күп сораулар уята, билгеле. Егет, ФСБ генералы әйткәнчә, психопат икән, ничек җайлы гына мылтык сатып алган? Сүз бит пневматик корал турында түгел, чып-чын кургаш патроннар белән ата торган 12 мм калибрлы мылтык турында бара. Корал алу өчен, психиатр белешмәсен җайлы гына итеп аңа кем биргән? Ярый, хуш, кирәкле белешмәләрне туплап, мылтыкка рөхсәт алды да ди. Әнисе хастаханәдә җыештыручы булып 9 меңлек хезмәт хакына эшләгән, гарип әтисе алардан аерым яшәгән үсмер утлы коралга акчаны каян тапкан? “Бекас“ мылтыгының иң түбән бәясе 20 мең сумнан өстәрәк. 150 патрон да җирдә аунап ятмый. Аларның дә бәһасе бар дип белик. Шартлаткыч ясарга җиңел генә интернеттан өйрәнеп була дип аклана белгечләр. Тик шартлаткыч матдәләр шулай ук Кырым чүплегенә ташланмаган дип уйлыйм мин үзем. Аннан соң бер зыяны булмаган сайтларны тыеп-бикләп бетерделәр, ник шартлаткыч ясарга өйрәтү технологияләре ачык кала? Шундый сорау белән газета хәбәрчесе бераз интернетны актарып карады, әмма Керчь үтерүчесе кулланган куәттәге шартлаткыч ясарга булышырдай бер рәтле киңәш тә тапмады. Аптекадан нитроглицерин сатып алып кына кеше үтерердәй куәтлектәге гранаталар ясап булмый торгандыр инде ул. Шуңа күрә Росляков артында беркем дә тормаган, ул ялгыз хәрәкәт иткән дигән раслаулар ышандырып ук бетерми.+
Боларыннан да мөһимрәк сораулар җавапсыз кала һәм аларга җавап эзләп мәшәкатьләнүчеләр дә күренми. Мәктәп яшеннән дә чыгып җитмәгән балаларда үтерүгә шундый максатчан омтылыш каян барлыкка килә? Россия мәктәпләрендә бу беренче очрак кына түгел бит инде. Бу юлы масштаб кына чамасыз зур булып чыкты. Бәлки, бу – безнең җәмгыятьнең кеше гомерен чүп бәясенә дә санамавы нәтиҗәседер? Тәүбә итеп дәүләт күләмендәге үтерешләрне туктатмасак, “Керчь психопатлары“ бөтен ил буйлап зуррак тизлектә үрчемәсме?
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев