Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

КФУда галим Фоат Галимуллинның юбилеена багышланган тантана узды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында диктор, профессор Фоат Галимуллинга 85 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Фоат Галимуллин — филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы. Ул ярты гасырдан артык гомерен югары белем бирү системасына багышлый, татар әдәбиятын өйрәнүчеләрнең берничә буынын тәрбияли.

«Күңел матурлыкка сусаган» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә галимне юбилее белән котларга килүчеләр арасында хезмәттәшләре, шәкертләре һәм дәүләт эшлеклеләре дә бар иде.

Иң беренче булып сәхнәгә галим үзе күтәрелде һәм, сугыш елларында туган булуына карамастан, шушы олуг яшенә исән-сау һәм камил акыл белән килеп җитүен зур нигъмәт дип атады.

«Мин бүген бик бәхетле, сәбәпләре дә зур. 1941 елда туган кеше буларак, яшьтәшләремнең күбесе инде исән түгел. Исән-сау, шушы көнгә кадәр килеп җитә алуыма бик шатмын. Һәм ничек килеп җитәргә мөмкин бит әле?! Аллаһка шөкер, алдыгызда басып торам, акылым камил, эшемне эшлим, җәмгыятькә күпмедер файда китерә алам. Гомер буе кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрдә яшәдем, аларны рәнҗетмәскә тырыштым һәм кешеләр миңа уңай карый. Бу – зур бәхет», – диде ул.

Тантананы ачып, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов юбилярның фәнни мәктәп формалашуга керткән өлешен һәм аның үзенчәлекле лекцияләрен искә алды. Ул Фоат Галимуллинны 1996 елдан бирле белүен әйтеп, аның декан буларак теләсә нинди кыен хәлдән чыгу юлын таба алуын искәртте.

«Без аның лекцияләрен бүгенгедәй хәтерлибез, анда башка берни турында да уйлау, ниндидер башка эш эшләү мөмкин түгел иде. Ул безгә татар әдәбиятының иң авыр, иң катлаулы үзенчәлекләрен бик матур итеп аңлатты. Бүгенге көндә дә Фоат Галимуллин профессор-консультант вазифасында безнең институтта эшчәнлеген дәвам итә, үзебез хәл итеп бетерә алмаган, кыен мәсьәләләр булганда, без аның белән бәйләнешкә керәбез», – дип мөрәҗәгать итте ул остазына.

Кичәдә шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан телевидение һәм радио комитеты генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәд Хөснетдинов, Кукмара районы вәкилләре үз котлауларын ирештерде.

Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Сөмбел Таишева галимнең профессиональлегенә тукталды. Ул Рөстәм Миңнехановның әти-әнисе турындагы фильмны тавышландырганда, Фоат абыйның тексттагы кечкенә генә хатаны төзәтү өчен шунда ук килеп җитүен зур рәхмәт белән искә алды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Рәхимов, юбилярның Дәүләт Советында эшләгән елларына тукталып, аның тел сагында торуын югары бәяләде. Аның фикеренчә, Фоат Галимуллин, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Индус Таһиров кебек зыялылар командасы дәүләт телләре программасын төзегәндә алгы сафта булган.

Кичәнең иҗади өлеше Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, «Яшьлек» бию ансамбле студентлары чыгышлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Фәннур Хәсәнов һәм педагогика фәннәре кандидаты, «Мөнбәр» татар-дини театры җитәкчесе Ильяс Халиков башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

 

Фото: Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев