Көннәр кинәт җылытты. Әкренләп халык өске киемнәрен юкаракка алыштырып, кайберәүләр бөтенләй чишенә үк башлады.
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әле чишенеп бетмәскә куша.
– Апрельдә 20 градус җылы булырга тиеш түгел әле ул. Әле бит сыерчык бураны да булмады. Менә күрерсез, булачак ул. Бу атна ахырында салкынайтып ала, – ди Әмир абый.
Аның фикеренчә, әле май аенда ике тапкыр көннәр салкынайтасы бар. Беренчесе – 3 май тирәләрендә шомырт салкыннары булачак, икенчесе исә май ахырында көтелә. Анысында балан чәчәк атачак.
– Чын җәйне июнь башында көтегез. Ничек кенә җылы теләсәк тә, табигатьнең үз законы аның. Барыбер үзенчә эшли, – ди синоптик.
Синоптиклар фаразынча, киләсе атна башында төнлә 5 градуска кадәр салкын булачагы искәртелә.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
https://matbugat.ru/news/?id=32773
Нет комментариев