Хезмәт хакына ялгыш кына миллион сум өстәгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт хакына ялгыш кына миллион сум өстәгән

Әлмәт лицееның берсендә эшләүче 41 яшьлек баш хисапчының эше судка җибәрелгән. Хатын-кыз «Хезмәт вазифасыннан файдаланып, аеруча зур күләмдә мошенниклык» һәм «Хезмәт вазифасын үз файдасына куллану» маддәләре буенча гаепләнә.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, тикшерү фаразлавынча, лицейда баш хисапчы булып эшләгән хатын-кыз 2016 елдан алып 2020 елга кадәр үз хезмәт хакын арттырган. Бу чорда ул үзенә 988 мең сум акча өстәп язган.   Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү вакытында ул беркая да китмәү турында гариза язган.

https://matbugat.ru/news/?id=35780

https://pixabay.com/ru/


миллион рублей бухгалтер украла миллионе

Нет комментариев