Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт министрлыгы электрон хезмәт кенәгәсенә тулы стажны кертү турында аңлатты

Бөтен стажны электрон хезмәт кенәгәсендә теркәү өчен, кәгазь варианттагы документ белән Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, 2020 ел ахырына кадәр хезмәткәрләр хезмәт кенәгәсен кәгазьдә калдыруны яки электрон рәвешкә күчүне сайлый ала иде. РФ Хезмәт министрлыгында аңлатканча, беренче вариантта кадрлар хезмәте электрон дубликатлар ясаган. Хәзерге вакытта электрон хезмәт кенәгәсендә әлегә бары тик 2020 ел башыннан гына мәгълүмат бар, ә алдагы стаж кәгазьдәге хезмәт кенәгәсендә кала.

«Закон нигезендә, гражданнар 2020 елның 1 гыйнварына кадәрге хезмәт эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүматны үз шәхси хисабына кертү турында гариза белән Россия Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итә ала», - дип аңлаттылар федераль министрлыкта.

Юрист Вадим Ткаченко аңлатканча, электрон хезмәт кенәгәсенә бөтен стажны кертү өчен, кәгазь варианттагы документ белән Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм барлык стажны электрон хезмәт кенәгәсенә кертүне сорап гариза язарга кирәк.
 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев