Яшел Үзән районында этләр 200 баш каз бәбкәсенең башына җиткән.
Норлат авылында урам этләре сарайга кереп, 200 баш каз бәбкәләрен үтергән, - дип яза #яшелүзәнгазетасы.
Авыл җирлегенә бу этләр буенча берничә мәртәбә мөрәҗәгать ителгән иде икән. Этләрне атарга ярамый имеш. Ә этләргә кешенең мал туарына тияргә ярыймы? Өч эт тырнап бакча ишеген ачканнар да сарайның стенасын каерганнар, - дип сөйләде зыян күрүче ханым.
Нет комментариев