Хәзрәт Кадер кичәсендә сораячак теләкләрне алдан язып барырга киңәш итте
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәзрәт Кадер кичәсендә сораячак теләкләрне алдан язып барырга киңәш итте

Кадер кичендә кулларны күтәреп, кирәк әйберне үзегезгә һәм бөтен халыкка да сорагыз, диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кадер кичәсендә Аллаһы Тәгаләдән сорарга ниятләгән теләкләрне алдан язып барырга киңәш итте.

«Үзегезгә кәгазь алып, Рамазан дәверендә нәрсә кирәк – шуны язып барыгыз. «Моны, шуны сорыйм», – дип язып, Кадер кичендә кулларны күтәреп, кирәк әйберне үзегезгә һәм, гомумән, бөтен халыкка да сорагыз. Мәсәлән, «Йә Раббым, шифаларны бир, чирләгән бөтен кешеләргә, миңа да шифасын бир, дип», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышында.

Рөстәм хәзрәт Кадер киченең ни өчен яшеренгәнен дә аңлатты. 

«Расүлебез (с.г.в.) хәдистә: «Мин көнен белә идем, оныттым», – ди. Галимнәр: «Шушы мизгелдә бөтен догаларыбыз кабул ителә, ел буе гөнаһлар кылып, шушы вакытта гына кулларны күтәреп, елап дога кылыр идек», – дип аңлата. Расүлебез (с.г.в.) шул хикмәттән әйтмәгәндер. Ләкин ул: «Ахыргы ун төндә эзләгез, гыйбадәттә, изгелектә булыгыз», – дигән. Хикмәте зур. Кадер кичәсенең кайчан икәнен беребез дә белми, шуңа да күбрәк изгелек кылыйк», – диде ул.

Тапшыруны  Ютуб-каналда карый аласыз.

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев