Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кибетләрдән товар урлап йөргән лениногорскилы хөкем ителде

Лениногрск суды кибетләрдән товар урлап йөргән каракны хөкем итте. Аңа ике ел гомерен катгый режимлы колониядә уздырырга туры киләчәк.

Суд материлларыннан күренгәнчә, 54 яшьлек ир кеше бары тик эре сәүдә нокталарында гына эш иткән.

Әлеге кибетләрдә үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдән файдаланып, ул вак-төяк әйберләр урлап чыккан. Карак кассаны да читләтеп үтмәгән, яшерә алган товарларын- куенына, кесәсенә яшереп, бәясе түбән генә булган товарлары өчен түләп узган.

Әмма каракның бүреге яна дигәндәй, ахыр чиктә ул барыбер тотылган. Тоткарлангач, каршылык күрсәтеп маташмаган, гаебен таныган. Ул кибет хуҗаларына барлыгы 10 мең 800 сумлык зыян китергән. Ир кеше урлау, вак урлау һәм урларга  омтылуда гаепле дип табылды.

Шәһәр суды аны ике елга ирегеннән мәхрүм итте. Хөкем карары чыгарганда, суд, гаепләнүченең мондый караклыкны беренче тапкыр гына кылмавын, рецидив булуын исәпкә алды. Ир кешенең  угрылык исәбе унга җиткән. Хөкем карарының  катгыйлыгы шуңа нигезләнгән. Ул суд залыннан ук колониягә озатылды.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев