Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кибетләрдә аракыны каплап куелган махсус урынга урнаштырырга мөмкиннәр

Озакламый кибетләрдә аракы күзгә-башка чалынмый башларга мөмкин. Дәүләт Думасының "Бердәм Россия" партиясеннән сайланган депутаты Виталий Милонов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка алкогольле продукция белән сәүдә итү өчен өстәмә кагыйдәләр кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Депутат, аерым алганда, кибет киштәләрен хәмердән бушатып, аны, тәмәке үрнәгендә, балалар һәм үсмерләрнең күзеннән...

Озакламый кибетләрдә аракы күзгә-башка чалынмый башларга мөмкин. Дәүләт Думасының "Бердәм Россия" партиясеннән сайланган депутаты Виталий Милонов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка алкогольле продукция белән сәүдә итү өчен өстәмә кагыйдәләр кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
Депутат, аерым алганда, кибет киштәләрен хәмердән бушатып, аны, тәмәке үрнәгендә, балалар һәм үсмерләрнең күзеннән ераграк - каплап куелган махсус урыннарга урнаштырырга тәкъдим итмәкче. Депутат әйтүенчә, әлеге чара федераль яки төбәк бюджетларына өстәмә чыгымнар китермәячәк, шул ук вакытта халыкны хәмер кулланудан читләштерүгә ярдәм итәчәк.
"Кибетләрдә тәмәке, балалар очраклы гына күреп алмасыннар өчен, капкачлар белән ябып куелган. Шул ук вакытта сәүдә бүлмәләрендә һәм павильоннарда сыра, шәраб, коньяк һәм аракы рәтләре әллә кайдан ук "акаеп" тора. Кибеткә бөтенләй башка максатта керүчеләр дә иң элек шуны күреп, максатын үзгәртергә мәҗбүр була. Моны хәтта, спиртлы эчемлекләрне законсыз рекламалау ысулларыннан берсе, дип тә бәяләргә мөмкин", - ди сәясәтче.
Чыганак:vatantat.ru/index.php?pn=3132
go.mail.ru/search_images?rf=go.mail.ru&sbmt фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев