Кияүдәге кызларны урап узам
Мин — өйләнмәгән япь-яшь егет. Кияүдәге кызлар янына якын да бармаска дип үземә сүз биргән идем. Әмма уйламаганда капкынга эләктем.
Дус егетнең аккаунтында бик чибәр кызга күзем төште. Кызганыч, кияүдәме, юкмы икәнен сорарга баш эшләмәде. Ә ул кияүдә булып чыкты, бер кызы бар. Ләкин мин аңа гашыйк булып өлгергән идем инде. Бер тапкыр күрештек тә, икенчесендә мәхәббәт белән шөгыльләндек. Барысы да минем фатирда булды. Алга таба да безнең күрешүләр миндә дәвам итте. Ире белән аралары бала туганнан соң суынуы турында сөйләде. Анысы миңа кызык түгел иде.
Барысы да яхшы иде сыман, без бер-беребезне канәгатьләндерәбез. Тик берзаман ул минем фатирга күченергә теләвен, якында гына балалар бакчасы да барлыгын әйтә башлады. Имеш, баласы белән миндә яшәргә тели. Миңа бу бер дә ошамады. Мин әле өйләнергә дә, әти булырга да җыенмыйм. Бигрәк тә кеше баласы кирәк түгел. «Булды бетте, аерылышабыз», — дигән идем, өемә килеп елый-елый яратуын аңлатты. Ярый, кызгандым. Әмма бер-ике айдан соң теге хәл тагын кабатланды. Монысында инде аның номерын "блок"ка аттым, араларны шулай өздем.
Бүтән кияүдәге кызлар белән очрашырга Аллам сакласын. Андыйларны хәзер урап узам.
Илгиз Ш.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев