Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.

Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Алдагы бурычларны хәл итүдә фән һәм инновацияләрнең әһәмиятен аңлап, Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында, Татарстанда киләсе елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов республиканың фәнни-технологик үсеш программасын гамәлгә ашыруда төп рольне Татарстанның Фәннәр академиясе башкарганын билгеләп узды. «Хөкүмәттә академиянең бу өлкәдә вәкаләтләрен ныгыту, академиянең ресурслар белән тәэмин ителешен көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләнергә тиеш», - диде республика җитәкчесе.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев