Киләсе яңа елында нәрсәләр бүләк итәргә ярамый?
Дөрес бүләк сайламасагыз, Ел хуҗасының ачуы киләчәк.
Бу очракта уңыш та сездән качарга мөмкин...
Күсе – уңган, хуҗалык эшләрен яратучы дип санала. Шуңа күрә ул кирәкмәгән чүп-чар бүләк иткәнне яратмый. Бүләк файдалы, кирәкле булырга тиеш. Мәсәлән, өй кирәк-яраклары, аш-су бүлмәсенә җиһазлар яисә гаджетлар, кибетләргә сертификатлар.
Очсызлы сувенир кебек нәрсәләр Күсегә ошамаячак. Искәрмә – Ел хуҗасының символы булган сувенирлар, уенчыклар. Мондый символ ел буе хуҗаларга уңыш теләп торачак.
Ә менә мәче сурәте булган бүләкләр Күсенең чын-чынлап ачуын китерәчәк. Сак булыгыз!
Фото: pixabay.com
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/kilse-yaa-elynda-nrslr-blk-itrg-yaramyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев