Кирлегәч авылында гомер итүче Сабирҗановлар гаиләсе үз тормышларын сабырлык, тугрылык, кайгыртучанлык дигән хисләрдә корганнар
Сабырлыкта, кайгыртучанлыкта төзелә гаилә
Кирлегәч авылында гомер итүче Сабирҗановлар гаиләсе үз тормышларын нигез ташларында гына түгел, ә сабырлык, тугрылык, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык дигән хисләрдә дә корганнар.
Моннан 50 ел элек, төгәлрәге 1976 елның 25 маенда күрше булып яшәгән егет белән кыз уртак тормыш корып, гаилә дигән олы тормышка аяк басалар. Әйе, Рафик абый белән Әлфия апа туган авылларында – Кирлегәчтә күршеләр булып яшәгәннәр, бер-берсен ошатып, ике арада хисләр кабынып, гаилә учагы кабызып җибәрәләр. Рафик Зәкиҗанович гомер буе “Тукай” колхозында тракторда эшләгән, туган авылы кырларын иңләгән, икмәк үстерүгә өлеш керткән. Әлфия Зөфәровна исә социаль хезмәткәр булып, кайгыртучанлык, шәфкатьлелек күрсәткән.
“Икесе дә бик уңганнар. Кирлегәч авылының үрнәк гаиләсе алар, - ди Кирлегәч авыл башлыгы Сәрия Салахова. – Гомер буе тырышып эшләделәр, бүген дә авыл җирлегенә ярдәм итеп торалар. Ачык күңелле кешеләр”.
18 яшендә ир хатыны булган Әлфия апа төшкән җирендә таш була. Сабырлык белән, ирен хөрмәт итеп, балалар әнисе булып яши.
“Рафиклар гаиләсе мине яратып кабул итте. Рафик үзе дә хөрмәт белән карады. Начар кеше булган булса, 50 ел яшәлмәгән булыр иде”, - ди Әлфия апа.
Күпбалалы гаиләдә үскән кыз буларак, Әлфия апа тормыш авырлыгына зарланмый (11 балалы гаиләдә 8нче бала булып туа ул). “Балалар үстергәндә авырлыклар була иде инде, ләкин җаен китереп, үткәрә белдек. Аллага шөкер, инәйләр дә булышты. Ул вакытта акча юк иде, тормышлар да бу кадәр мул түгел иде”, - ди.
Рафик абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр: өч малай, ике кыз. Аларны укыталар, олы тормышка чыгаралар. Бүгенге көндә балалар әти-әниләрен хөрмәт итеп, рәхмәтле булып яши. Кызганыч, язмыш әти-әнигә сынау да әзерләгән: бер уллары якты дөньядан китә. Бала хәсрәте иң зур хәсрәт икәнен алар йөрәкләре аша үткәрә.
Бүгенге көндә әле бер уллары әле өйләнмәгән, яннарында. Кызларының берсе гаиләсе белән Сарманда, икенчесе Чаллыда яши. Ә бер уллары – Кирлегәчтә. Биш онык – әби-ббайның зур шатлыгы. Рафик абый уллары өчен үз куллары белән йорт төзегән. Ул дүрт балалы уңган гаиләдә тәрбияләнеп үскән, бүгенге көндә бертуганнарыннан сеңелесе белән икәү генә калганнар.
Бүгенге көндә булганына шөкер итеп матур гына гомер итәләр Сабирҗановлар. Йорт тирәсендә, көндәлек тормыш, кош-корт үстерәләр, бакча мәшәкатьләре – тик тормыйлар, эш һәрвакыт бар, бигрәк тә Сабирҗановлар гаиләсе кебек, хезмәт сөючеләргә. Элегрәк мөгезле эре терлекләр дә тотканнар, хәзер тавыклар, казлар асрыйлар.
Әлфия апа – авылның иҗтимагый эшләрендә дә катнашырга вакыт таба. Менә 20 елдан артык “Ихлас” фольклор ансамбленә йөри. Җыр ягыннан сәләт әтисеннән күчкән. “Без бүгенге көндә 11 баладан бишәү генә калдык. Энемдә дә җыр-моң сәләте бар”, - ди.
“Ихлас” ансамбле апалары белән мәдәният учагын дөрләтеп торалар. Репетицияләрне, чыгыш ясауларны Әлфия апа үзгә бер җылылык белән сөйли.
Кирлегәч авылы волонтерлары хәрби операция өчен маскировка челтәрләре үрә, токмач, хуш исле үлән чәйләре әзерлиләр. Әлфия апа биредә дә көчен кызганмый, вакытын жәлләми.
Гаилә дигән юлны бары тик үзара тугрылык, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисе булган кешеләр генә үтә ала. Кирлегәчтән Сабирҗановлар кебек.
Тормыш башлаучы парларга ни әйтер идегез дигәч, Әлфия апа: “Сабырлык белән яшәргә кирәк. Төрле хәлләр була. Ачуланышмыйча, матур итеп гомер итәргә. Кызларыма да шуны әйтәм, сабыр булыгыз дим. Ә киленем – кызым кебек минем. 26 ел улым белән гомер итәләр. Мәктәптә укытучы булып эшли. Гөлия киленебез шулкадәр әйбәт, яхшы мөгамәләдә безнең өчен”, - ди.
Фикер
Зөмәрә Шәрәпова, күршеләре:
- Әлфия апа Сабирҗанова кебек күршең булу зур бәхет ул. Хәлеңә дә керә, киңәшләрен дә бирә. Апай берәр кайда китәргә булса, тыныч күңел белән йөреп кайта. Әлфия апа сыерны да сава, йортка да күз-колак булып тора. Рафик абый да бик әйбәт кеше. Эй, уңганнар да соң. Акыллы балалар үстерделәр. Мин алар турында бары яхшы фикердә генә.
Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 24 июль санында басылды.
Фото: Г.Нигъмәтзянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев