Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч мәктәбеннән Ислам - «Гасырлар авазы» республикакүләм бәйгедән Диплом алып кайтты

Казанда Г. Тукай исемендәге «Гасырлар аша... / Сквозь века... XIII Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды.

 

«Гасырлар аша…» / «Сквозь века…» конкурсы быел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.

Конкурста урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 1-11 сыйныф укучылары, шулай ук Татарстан Республикасы һөнәри уку йортлары студентлары катнашты. Быел конкурсның оештыру комитетына барлыгы 500гә якын заявка килгән. Алардан Татарстан  шәһәрләреннән 150 гариза һәм Россиянең Пенза, Чебоксар, Түбән Новгород, Төмән һ.б. шәһәрләреннән 150 гә якын гариза тыңлауга кертелгән. Шулай ук конкурста Үзбәкстан һәм Казахстаннан укучылар катнашкан.

Кирлегәч мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Магизянов Ислам (җитәкчесе Сабирзянова Гөлия Хаҗип кызы) әлеге бәйгедә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. 

Ислам шәһәребезнең 12нче лицеенда узган конкурсның муниципаль этабында җиңүче булган иде.
 

фото: мәктәп сайтыннан: https://vk.com/public212393252

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев