Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч халкы гуманитар ярдәм җыйган

Кирлегәчтән хәбәр итәләр.

 

Кирлегәч авылы халкы, җирле үзидарә, мәдәният хезмәткәрләре, "Ихлас" төркеме апалары белән берлектә, хәрби операциядәге  ир-егетләргә гуманитар ярдәм әзерләделәр.Мәдәният йортында ярдәмне җыеп барганнар. Аннан тартмаларга салып, бәйләп, Лениногорскидагы ветераннар советына илтеп тапшырганнар. Алдагы көндә дә бу эш дәвам итәчәк.

Бу эшкә катнашкан,битараф булмаган һәр кешегә олы рәхмәт белдерәләр. "Татар халкында ,тамчыдан күл җыела, дигән әйтем бар. Безнең ярдәмнәребез дә барып җитеп,теләкләребез дә кабул булып, киткән ир-егетләребез сау- сәләмәт булып, җиңү белән газизләре янына әйләнеп кайтсыннар иде. Ил-көннәребезгә тынычлык булсын", - дип хәбәр итәләр Кирлегәчтән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев