Кирлегәч авылы урамнарына "кышкы кунаклар" килгән (+фотолар)
Кирлегәч авылында яшәүчеләр йорт яннарына ниндидер таныш булмаган "кышкы кунаклар” килгән.
Авыл халкы әнә шулай кызык табып, үз күңелләрен үзләре күреп яши.
Әнә Ленин урамында Фәния һәм Марат Нургалиевлар йорты янында “кыз” белән “егет” , алар бу очракта Кар кызы белән Кыш бабай ролендә, велосипедта “җилдерә”. Нәкъ кеше кыяфәте ясап, аларны киендереп, битләренә күзләр, иреннәр, кашлар ясап, матур итеп велосипедка утыртып куйганнар. Узган ел әлеге гаилә башка төрле фигуралар ясаган иде, без газетка язган идек.
Ә менә быел тагын да тырышканнар һәм бу яктан осталыклары да арта төшкән.
- Искиткеч әкият геройлары монда, - дип сөйли Кирлегәчтә яшәүче Әлфия апа Галимова. - Безнең Ындыр арты урамы гомергә шулай булдыклы ,уңган кешеләре белән аерылып торды инде. Нургалиевлар да бик уңганнар. Урамнан узган кешеләргә бу күңелле бит, - ди ул.
Ленин урамында яшәүче Наилә Габитова капка төбендәге эскәмиядә шулай ук “ике кеше” утырып тора. Алар да матур итеп киенгән. Аякларында киез итекләр. Салкын бит, нәкъ кышкы кунаклар инде. Наилә беренче кар яугач, әкият шәһәрчеге ясап куйган булган. Тик яңгыр явып, эретеп бетергән. Менә инде чын кыш кунакларын капка төбенә “чакырган”.
Бер-ике ел элек Кирлегәчкә Әнисә Байморатовалар кайтып урнашкан. Урталык урамында тау барлыкка килгән. Байморатовлар үзләре сулар сибеп, әйбәт итеп ясап куйганнар, диделәр. Балалар өчен тау шуарга урын булган.
Фотолар: Әлфия Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев