Кирлегәч мәдәният йорты сәхнәсен "Сүнмәс ялкын" дер селкеткән
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч мәдәният йорты сәхнәсен "Сүнмәс ялкын" дер селкеткән

Кирлегәч авыл мәдәният йортына Лениногорскидан "Сүнмәс ялкын" ансамбле кунакка килде.


Аларны мәдәният хезмәткәрләре,"Ихлас" төркеме, бәлеш, чәк-чәк, кош теле пешереп, тәмле ризыклар  белән каршы алганнар. Ә менә “Сүнмәс ялкын” ансамбле  алып килгән күчтэнәчне, бер ни белән дә алыштырып булырлык түгел иде... 

Ансамбльнең моңлы җырлары, дәртле биюләре, нэфис сүзлэре – беркемне дә битараф калдырмады. Алар – гади, халыкчан ансамбль, шунлыктан аларны һәркайда көтеп алалар, тамашачы ярата. Гармун моңы белән концерт та башкача була шул.


“Аларның һәрбер чыгышы күңелләргә дәрт өсти, тирә-юньгә моң тарата! Авыл халкы бик яратып, бик канәгать булып таралышты. Якын итеп килгәннәре өчен, шундый матур тамаша күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрвакыт шулай яшь булып , сау-сәламәт булып калсыннар”, дип яза Кирлегәчтән Әлфия апа Галимова.

 


Нет комментариев