Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кияүгә чыгуның бер плюсы турында

Еш кына “Кияүгә чыгып, кем бәхет күргән?!” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ярымшаярып та әйтеләдер инде ул. Шуның хәтле гел минустан торса, гаилә институты күптән юкка чыккан булыр иде.

Димәк, плюслары күп ирле булының! Психологогик яктан да, экономик яктан да. Кыскасы, санаган кешегә санарлык...

Ә мин бер карашка бик сәер, ләкин үзем яраткан бер плюсын әйтим әле. Менә безнең суыткычта, әйеме, әледән-әле тәм-том пәйда булып тора. Кем куя аны анда? Минме? Юк. Мин, гомумән, кибеттә пирожное, шоколад ише әйберне күрмим дә, күрсәм, алмыйм да.

Ә чәй эчкәндә, эзләнә башлыйм Һәм... табам, билгеле! Иииии, шунда балаларча шатланам инде "нинди, маладис бит ирем, дим, каян алган, каян белгән", дим!!! Рәхәтләндереп чәй эчәм шуннан.

Ну ничек? Плюс түгелме инде бу??? Ирем булмаса, коры чәй эчеп утырасы кеше бит мин. Ничек яратмыйсың инде үзен. Шоколадны түгел, иремне күз алдында тотуым.

Кияүгә чыгуның бу плюсы бәлки иң зурысы да түгелдер, тик бәхетле гаилә тормышы әнә шундый вак кына шатлык-сөенечләрдән тора дип уйлыйм. Ә гаиләдә була торган бәхәс-ызгышларга килгәндә, анысы да, ара-тирә булганда, файдага гына. Ялгыз кешенең аның ни ызгышыр, ни дуслашыр кешесе юк бит. Яхшымы инде шул?

Үз ярыңны табып, гөрләшеп яшәүгә һәм иң мөһиме кәнфитле чәй эчүгә җитми инде. Ярый әле, безне тулыландырып торучы ирләребез бар!

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kiyag-chyguny-ber-plyusy-turynda

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев