Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн саен ике тылсымлы сүзне кабатлагыз!

Тормышыгызда яхшы үзгәрешләр көттермәс!

 

Белгечләр без әйткән һәр сүзнең билгеле энергиясе барлыгына ышандыра. Сүзләр ярдәмендә без тирә-ягыбыздагы чынбарлыкка йогынты ясый алабыз икән. Шуңа күрә уйлар һәм сүзләр белән идарә итә белү мөһим.

Психологиягә нигезләнгән бер алымны куллану өчен безгә бары тик көн саен урынлы итеп ике сүзне кабатларга кирәк — “Рөхсәт итәм” һәм “Кире кагам”.

Мәсәлән, сез ниндидер яхшылык хакында уйлыйсыз, хыялланасыз икән, аны әйтегез һәм “Моңа булырга рөхсәт итәм!” — диегез. “Мин үземә бәхетле булырга рөхсәт итәм!”, “Үземә матур булырга рөхсәт итәм!”, “Мин үземә яхшы эш табарга рөхсәт итәм!”, “Тормышыма уңыш килергә рөхсәт итәм, мин моңа лаек!” — шундыйрак сүзләрне еш кабатлагыз.

Ләкин кайвакыт күңелгә күңелсез уйлар да килә яисә шик-шөбһә, курку били. Бу вакытта мондыйрак сүзләр кабатлагыз: “Барлык каршылыкларны кире кагам!”, “Начар кәефне кире кагам!”, “ Уңышсызлыкны кире кагам!”

Белгечләр бу алымның нәтиҗәсен күрү өчен аны кимендә ике атна кулланып карарга куша. Ул аеруча моңа кадәр теләкләре тормышка ашмаган, күңелсезлекләр сагалап торган кешеләргә ярдәм итә икән.

Позитив килсен сезгә, дуслар!

Чыганак

 http://nashcheremshan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев