Кояшлы шагыйрә – Мәһәрша Вәлиуллова гомер бәйрәмен билгеләп узды
Зарланмый, елмаеп, юктан да кызык таба
Һәрвакыт күңелендә матурлык булган, хисләр дөньясында гизеп, шигырьләр иҗат иткән, Лениногорскида яшәүче шагыйрә Мәһарша Вәлиулловага 94 яшь булды.
Ул һәрвакыт елмаеп эндәшә, сине күрүгә үк кочаклап ала. Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсендә аны кояшлы шагыйрә дип йөртәләр.
Мәһәрша Сәлахетдин кызы Вәлиуллова Татарстанның Буа районының Вольный Стан авылында туып –үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач ул югары уку йортында укып табиб булырга хыялланган. Ул укырга кергән, әмма ике ел укыгач, туктарга туры килгән. Чөнки Бөек Ватан сугышы башлана.
Мәһәрша ханымның өч абыйсы Бөек Ватан сугышына киткән, аларның берсе сугыштан яраланып кайткан, берсе яу кырында һәлак булган
Сугыш елларында Мәһарша апа колхозда эшли, шулай ук авыл китапханәсендәге хезмәткәргә булыша торган булган.
Мәһәрша апа тормыш иптәше Әнвәргә ярдәм иткән. Ире ветеринар табиб булып эшләгән. Ире Әнвәр тирәсендә йөреп, Мәһәрша ханым да бу өлкәдә бик күп нәрсәләргә өйрәнгән. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Лениногорскига килеп урнашкач, Мәһәрша апаны танылган язучы Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали, Рамазан Байтимеров үз яннарына –“Чишмә “ берләшмәсенә чакырганнар.
Мәһәрша апаның иҗат җимешләре “Тормышка мәхәббәт”китабында, “Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь”һәм башка шигъри җыентыкларда дөнья күрде. Туган ягыбызның үзенчәлекле композиторы Каюм Шәрәфов Мәһәрша Вәлиуллова сүзләренә дистәләрчә җыр тудырды. Алар, нигездә, җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде.
Ул бүген дә иҗат итә. Алты онык, биш оныкчыкның кадерле әбисе.
Туган көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады, Мәһәрша Вәлиулловага матур, тыныч тормыш теләде.
фотолар: ЛМР сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев