Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Көмешкә бизнесы” өчен лениногорскилы хатын-кызга 20 мең штраф

Лениногорск суды законсыз алкогольле эчемлекләр сату белән шөгыльләнгән хатын-кызны җинаять җаваплылыгына тартты.

 

Яшертен генә үз өеннән исерткеч эчемлекләр сатканы өчен П. инде моңа кадәр дә җаваплылыкка тартылган булган. Ул  РФ административ хокук бозулар кодексы 14.17.1 маддәсенең 1 нче өлеше -физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сатуда гаепле дип табылган. Әмма бу гына “керемле бизнес”ны ташларга сәбәп була алмаган.

 П.ның закон тарафыннан тыелган эш белән шөгыльләнүен дәвам итүе турында, эчке эшләр бүлегенә хәбәр янә килеп ирешкән.Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен, полиция хезмәткәрләре “Тикшерү  сатып алулары” опертив-эзләнү чарасы үткәрергә карар кылган. Үзләре белән махсус сатып алучы һәм ике шаһит  алып, П. ның өенә килгәннәр.

“Бизнес”ның гөрләп баруына сөенгән хатын-кыз, 200 сум бәя белән ярты литрлы шешәгә салынган эчемлекне аларга сатып та җибәргән.
 Соңрак шешәләрдә көмешкә булуы ачыкланган. Әлеге кыңгыр эше П.ны янә хөкем каршына алып килгән. Судта ул үзенең гаебен тулысы белән таныган.

Лениногорск суды аны РФ Җинаять Кодексының 171.4 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм 20 мең сум штраф салды.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев