Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Контрактчы гаиләләре балалар бакчасы, мәктәп һәм югары уку йорты өчен түләмәскә хокуклы

Татарстанда контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрнең балалары өчен махсус «Батыр» картасы эшли. Ул балалар бакчасы, барлык түгәрәкләр һәм туклану өчен түләүләрне тулысынча каплый.

Моннан тыш, «Батыр» картасы белән мәктәп укучылары теләсә кайсы түгәрәк һәм спорт секциясендә бушлай шөгыльләнә һәм озайтылган көн төркеменә йөри ала. Шулай ук балаларның бер өлкән кеше белән бергә театр һәм музейларга бушлай йөрү мөмкинлеге бар.

Контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрнең балаларына җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә ял итү өчен өстенлек хокукы да бирелә. Алар «Орленок», «Артек» һәм «Океан» лагерьләрендә ял итә алачак. Шулай ук алар балалар бакчалары һәм мәктәпләргә беренче чиратта алыну хокукына ия.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары югары уку йортларына керү өчен квота ала. Бакалавриат һәм белгечлек программаларына абитуриентларны кабул итүгә мондый квота һәр югары уку йорты бюджет урыннарының гомуми санының 10 процентын тәшкил итә. Яраланган һәм һәлак булган хәрбиләрнең балалары югары уку йортларына сынауларсыз керә ала. Элегрәк укырга кереп, түләүле нигездә укыган очракта, бала бюджетка күчә алачак.

Әгәр контракт буенча хәрби хезмәткәрнең гаиләсенең ипотека буенча бурычлары булса, алар хәрби хезмәттә булган вакытта түләтелми тора.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев