Татарстан мөселманнары 6 июньдә Корбан бәйрәмен билгеләп үтә.
Корбан бәйрәме уңаеннан корбан чалырга ниятләгән мөселманнарга тырнак һәм чәч кисәргә рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хәбәр итте.
«Әгәр Зөлхиҗҗә аеның ун көне җитеп, кеше корбан чалырга ниятли яки корбан хайванын билгеләгән икән, аңа чәч кисүдән һәм тырнак кисүдән качу мәҗбүри түгел, дип әйтте безнең галимнәр», - дип язган Сәмигуллин Телеграм-каналында.
Нет комментариев