Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмый
Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га Корбан гаетенә хәтле булган эш көне һәм ял көннәре турында сөйләделәр.
«Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә, Корбан бәйрәме башланган көн – 9 июль – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Быел 9 июль шимбәгә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көннәренә өстәмә ял көне өстәлми», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Әмма бу атна ахырында Татарстан халкын кыска эш көне көтә. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 8 июльдә – җомга көнне эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарак булачак.
Рамия Гарифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев