Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң җиңелчә хәлсезлек булу антитәнчекләр барлыкка килү турында сөйли

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң үзеңне начар хис итү, бераз сырхаулап алу организмның прививкага иммун җавап бирүе турында сөйли.

 

«Укол урыны бераз авыртырга мөмкин, бу үтә торган билгеләр, шуңа күрә аннан куркырга кирәкми. Бу организмның нормаль реакциясе, һәм ул, киресенчә, организмда кертелгән вакцинага иммунитет эшләп чыгару турында сөйли, һәм бу яхшы билге», — дип билгеләп үтте Авдонина.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары иммунитет иньекциядән соң ук эшкәртелми, дип искәртте. Организмны саклау өчен җитәрлек антитәнчекләр вакцинация тәмамланганнан соң 14 көннән соң барлыкка килә. Шуңа күрә ике этап арасында һәм алардан соң барлык антиковид кагыйдәләрне үтәргә: битлек кияргә, социаль дистанцияне үтәргә кирәк.

Татарстанда кулланыла торган барлык өч вакцина да нәтиҗәле һәм куркынычсыз, дип саный Любовь Авдонина.

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев