Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавируска каршы яңа вакцина чыккан

Коронавирус инфекциясенә каршы «Конвасэл» вакцинасын чыгарганнар.

Вакцина мутацион үзгәрешләргә аз бирешкән коронавирусның "консерватив" нуклеокапсид N аксымы нигезендә эшләнгән. Санкт-Петербург вакциналар фәнни-тикшеренү институтында препаратны эшләүчеләр вакцина өчен вирус геномының иң "тотрыклы" фрагментын куллану хәтта үзгәртелгән штаммнарга каршы да прививканың югары нәтиҗәлелеген тәэмин итә, дип саный.

Тикшеренү узган елның җәендә үткәрелгән. Анда 5229 кеше катнашкан, шуларның 3486сы вакцина кадаткан. Сынаулар барышында вакцинациядән соң 15 көн узгач ковид-19 авыруының лаборатор расланган очраклары саны, шулай ук прививкадан соң начар нәтиҗәләре бәяләнгән.

Ш.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев