Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кош гриппы сәбәпле, Яшел Үзән районында кошчылык фабрикасында карантин

Татарстанның Яшел Үзән районында «Залесный» агрофирмасы территориясендә кош гриппы аркасында карантин кертелде. Тиешле указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

 

«Олы Ключи авылында урнашкан «Залесный» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагындагы кошчылык предприятиесе территориясендә кошларда югары патогенлы грипп булганлыктан, чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», - диелә документ текстында.

Документ нигезендә Татарстан Республикасының аерым территориясендә кош-корт, кошчылык продуктлары, азык һәм азык өстәмәләре әйләнешенә, «чикләү вакыты туктатылганга кадәр», чикләүләр исемлеге расланды.

Шулай ук имин булмаган пункт чикләреннән 5 километр радиуста, Яшел Үзән районының Олы Ключи, Олы Яке, Олы Карагуҗа, Якты Күл, Иваново, Соловьевка, Каратмән, Кече Карагуҗа һәм Кызыл Кармыш авылларын да кертеп, куркыныч яный торган зона билгеләнде.

Моннан тыш, имин булмаган территория чикләреннән 10 километр радиуслы күзәтү зонасына Бишнә, Олы Күлбаш, Уразлы, Кече Ключи, Бело-Безводное, Раифа Садовый һәм Местечко бистәләре, шулай ук Яшел Үзән районының Сентяк, Чирючи, Никольское, Маевка һәм Үтәнгеш авыллары кергән.

 "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев