Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ковидтан ялган сертификат ясаган Лениногорск районы фельдшерына хөкем карары чыгарылды

Лениногорск суды хәбәр иткәнчә, 23 яшьлек фельдшер-акушерлык пункты мөдиренә карата 5 гражданга ялган сертификат ясап биргән өчен хөкем карары чыгарылган.

 

Күптән түгел шушы вакыйга буенча суд утырышы булды, анда җинаять эшенең нечкәлекләре аңлатылды.

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату турында ялган сертификат бирү буенча вакыйга 2021 елның октябреннән 2022 елның гыйнварына кадәр барган. Суд материаллары күрсәткәнчә, әлеге периодта фельдшер 5 кешедән ришвәт рәвешендә акча алган, ул аларга Ковид 19дан вакцинация ясатканга фиктив белешмә – ялган сертификат биргән.

Лениногорск поликлиникасыннан алып кайткан, гомуми суммасы 3 мең 814 сумлык,  ике компонентлы ГАМ-КОВИД-ВАК вакцинасының 5 дозасын фельдшерга юк итәргә туры килгән.

Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, китерелгән зыянны түләгән.

Суд аны берничә эпизод буенча гаепле дип тапты һәм 300 мең сум күләмендә штраф билгеләде, моннан тыш ул  2 ел ярым медицина өлкәсендә эшли алмаячак.

http://leninogorsky.tat.sudrf.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев