Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзен чәчәк атып утыра торган розаларны да кисәргә кирәкме?

Соң чәчәк ату розаларны көчсезләндерми.

Урамда чып-чын көз булса да, кайсыбер розалар әле чәчәктә утыра. Аларны карау турында ландшафт дизайнеры Ольга Воронова сөйли.

- Шуны истә тотыгыз: розаларны кышка каплар алдыннан гына кисәргә кирәк. Бу 2 процедураны берьюлы диярлек эшлиләр. Бу вакыт сентябрь уртасыннан октябрьнең икенче яртысына кадәр булырга мөмкин, көньяк төбәкләрдә исә ноябрь башына кадәр. Шуңа күрә розалар чәчәк атып утырса, якын арада температура нульгә кадәр төшсә дә – борчылмагыз.

Соң чәчәк ату розаларны көчсезләндерми. Башка үсемлекләр кебек үк, алар да кышка көчен рациональ саклый. Чәчәге бар икән, димәк, ул булган потенциалын кышкы тынычлык чорына кадәр эшләтеп бетерергә тырыша.

Чәчәкләрне кисеп атсагыз, яңа ботаклар чыгара башлый, ә менә бу куакка начар йогынты ясарга мөмкин – нәкъ менә яңа ботаклар кышка әзерләнгән көчне бетерә.

Шуңа күрә, чәчәк атып утырсыннар гына. Су сибүне генә туктатыгыз. Калий-фосфорлы ашлама кертегез, ул ботакларны ныгыта, бу исә чәчәк атуны туктата, тамыр системасын ныгыта, ә бу исә кышлауга ярдәм итә.
Иртә һәм кыска вакытлы кыраулардан да курыкмагыз, розалар үлми, алар чыныга гына.

Инде барыбер, чәчәкләре бик күп дип санасагыз, өзмәгез, кисмәгез, чәчәкләрен аска таба каратып бөгеп кенә куегыз. Шулай иткәч, яңа чәчәкләр чыкмас, искеләр тизрәк «картаеп» коелыр.

 

Чыганак:  https://aktanysh-rt.ru

фото: Р. Мостафина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев