Күрәчәге булганмы?.. Аллаһ сакласын!
Бу коточкыч хәл Октябрьский каласында булган. Яшь ирне ике эт харап иткән.
Фаразлар буенча, 25 яшьлек ир ике эт – үзенең стаффордшир терьеры һәм хатынының ахирәте калдырып торган питбультерьер белән бергә өйдә булган.
Билгесез сәбәпләр буенча, ике эт хуҗага ташланганнар. Куркыныч итеп кычкырганны ишеткән күршеләре полиция чакыртканнар.
Агрессив этләрне тынычландыру өчен патруль-пост хезмәткәрләренә табельле корал кулланырга туры килә.
Зыян күргән ирне дәваханәгә озатканнар. Кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмаганнар. Көрәш этләре яшь ирне кызганып тормаган...
Этләрнең гәүдәләре ветеринар хезмәтләргә тапшырылган.
Тикшерү эше бара.
стаффордшир терьеры һәм питбультерьер (питбуль) – дөньядагы иң явыз этләр исемлегендә торалар. Питбуль – үз хуҗасын гынатыңларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев