Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше район юлындагы авариядә бер машина йөртүче үлгән, икенчесе җәрәхәтләнгән

Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эше башлаган.

Республиканың Бөгелмә районында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген көндезге берләр тирәсендә килгән. Бөгелмә – Уральск трассасында 7нче модельле «Жигули» һәм Оренбург номерлары куелган KIA автомобильләре бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Жигули»ның йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган KIA автомобиле шоферын хастаханәгә озатканнар.

Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эше башлаган.

«Авариянең нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү эшен күзәтү ведомствосы үз контроленә алды», - дип искәртте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев